Бер ир-ат мич белән саксыз эш итү аркасында янгын чыгып һәлак булган
Янгын Тәтеш районы Пролей-Каша авылының Ленин урамындагы бер шәхси йортта чыккан.
Татарстанда бер ир-ат мич белән саксыз эш итү аркасында янгын чыгып һәлак булган. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтеннән хәбәр иттеләр.
Кичә кичке сәгать тугызда 101 янгын сагы номерына Тәтеш районы Пролей-Каша авылының Ленин урамында агач йорт һәм аңа кушып салынган янкормада янгын чыгуы хакында хәбәр килгән. Янгынның гомуми мәйданы 32 квадрат метр тәшкил иткән.
Ут белән көрәшүчеләр янгынны сүндергән вакытта өйдә 61 яшьлек ир-атның мәетен табып алган. Янгын мич белән саксыз эш итү аркасында чыккан дип фаразлана.
Татар-информ
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев