Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Беренче курслар бәйрәм итә

12 сентябрьдә шәһәр мәйданында беренче курс студентлары өчен яңа форматтагы бәйрәм оештырылачак. Анда төп катнашучылар, әлбәттә, шәһәрнең урта һәм югары уку йортларына әле быел гына укырга кереп, студент булган 4 мең 200 егет һәм кыз. Алардан тыш, бәйрәмгә 5 меңгә якын югары сыйныф укучылары да чакырыла. "Беренче курслар көне"ндә катнашучыларны...

12 сентябрьдә шәһәр мәйданында беренче курс студентлары өчен яңа форматтагы бәйрәм оештырылачак.

Анда төп катнашучылар, әлбәттә, шәһәрнең урта һәм югары уку йортларына әле быел гына укырга кереп, студент булган 4 мең 200 егет һәм кыз. Алардан тыш, бәйрәмгә 5 меңгә якын югары сыйныф укучылары да чакырыла.

"Беренче курслар көне"ндә катнашучыларны концерт кына түгел, мавыктыргыч бай программа да көтә. Бәйрәм оештырылган мәйданда югары һәм урта һөнәри белем учреждениеләренең тәрбия эшчәнлеген яктырткан күргәзмәләр дә эшләячәк", - ди "Нур" яшьләр үзәге директоры Игорь Чернышов.

Шунда ук уку йортларының банерлары, интерактив мәйданчыклар урнаштырылачак. Мәсәлән, Яр Чаллы политехника көллияте "Каскад" хәрби-патриотик клубын тәкъдим итә. "Эдельвейс" туристик клубы эшчәнлеге белән танышкач, студентлар үзләрен чын туристлар кебек хис итәчәк. Беренче курс кызларына исә КФУның Яр Чаллы институтының "Rashelle" модельләр әзерләү мәктәбе белән танышу, һичшиксез, кызыклы булыр. Бәйрәм кысаларында яшьләр үзәкләренең эше, республика студент оешмалары проектлары белән таныша алачаклар.

Төп сәхнәдә шәһәр уку йортларының иң яхшы иҗат коллективлары чыгыш ясаячак.

Беренче курсларны студентлар сафына алу, ант кабул итү студентлар гимны "Гаудеамус"ны башкару - бәйрәмнең иң дулкынландыргыч мизгелләре булыр, дип көтелә.

Шунда ук илкүләм, республика һәм халыкара дәрәҗәдәге стипендиатларны, төрле конкурс, олимпиада, проектларда җиңүчеләрне дә тәбрикләячәкләр.

Бәйрәм ахырында яшьләр арасында популяр композитор, продюсер, ди-джей Цветков чыгышы көтелә. Бәйрәм салют белән тәмамланачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев