Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Биш ай элек Уфада ике баласы белән югалган Артемның әтисе: «Гел төшкә керәләр»

Хатыны белән талашкач, Артем Мазов ике улын алып, билгесез юнәлештә чыгып киткән.

Уфада ике нәни улы белән юкка чыккан Артем Мазовка 16 мартта 38 яшь тулган. Уфа.Онлайн сайты хәбәрчесе Артемның әтисе — Аркадий Мазов белән аралашкан.

«Артемның туган көнен гел бездә уздыра идек. Гаилә белән җыелышабыз: мин, хатыным Татьяна, хатыны Эльмира белән Артем, аларның балалары. Татьяна табын әзерли, һәрчак яңа ризык уйлап табарга тырыша иде. Без Артемга акча бүләк иттек, аннары ул үзенә берәр әйбер сатып ала иде. Алар хәлле тормышта яшәде, гаҗәпләндерерлек бүләк табарлык түгел. Бөтен әйбере булган кешегә ни бүләк итәсең?» — ди Аркадий.

Хәзер Аркадий да, Татьяна да бик кайгыра. Алар инде биш ай чамасы улларын һәм оныкларын эзли.

«Гел билгесезлектә яшибез. Исәнме алар, юкмы — билгесез», — ди әти кеше.

Мазовларга туганнары ярдәм итә, ләкин алар кайгыны баса алмый шул. «Без улыбызны, оныкларыбызны күрәсебез килә. Гел төшкә керәләр. Шулай булгач тизрәк кайталар дип өметләнәбез», — ди Аркадий.

Артем Мазов һәм аның ике улы 2019 елның 26 октябрендә югалды. Ир хатыны белән талашканнан соң, балаларын алып чыгып китте. Хәзер аларны эзләү эшләре бара.

 

 

Интертат

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев