Быел ярышлар катгый шартларда узды
"КАМАЗ-Мастер" - чемпион "КАМАЗ-Мастер" командасының Эдуард Николаев экипажы йөк машиналары арасында "Дакар-2018" ралли-рейдында җиңү яулады. Айрат Мәрдиев экипажы пьедесталның өченче урынында, Димитрий Сотников финишка тугызынчы булып килде. Быел Дакар ярышларына 92 йөк машинасы чыккан иде. Финишка аларның 43е генә килеп җитте. Чаллының "КАМАЗ-Мастер" командасы өчен дә быелгы ярышлар катлаулы булды....
"КАМАЗ-Мастер" - чемпион
"КАМАЗ-Мастер" командасының Эдуард Николаев экипажы йөк машиналары арасында "Дакар-2018" ралли-рейдында җиңү яулады. Айрат Мәрдиев экипажы пьедесталның өченче урынында, Димитрий Сотников финишка тугызынчы булып килде.
Быел Дакар ярышларына 92 йөк машинасы чыккан иде. Финишка аларның 43е генә килеп җитте. Чаллының "КАМАЗ-Мастер" командасы өчен дә быелгы ярышлар катлаулы булды. Машиналар ватылды, ауды, хәтта янгын чыгу куркынычы да килеп чыкты, әмма легендар команда авырлыкларны җиңеп, илебезгә кабат җиңү шатлыгы алып кайтты. "Дакар-2018"нең 13нче этабы Россия командасы өчен аеруча истәлекле булды: Эдуард Николаев экипажы финишка беренче булып килде. Айрат Мәрдиев өченче урынга чыкты.
" Быел ярышлар катгый шартларда узды. Мондый киеренкелек булганын хәтерләмим, - ди командага нигез салучы Семен Якубов. - Шуңа күрә җиңүнең кыйммәте быел ике тапкыр артык. Өстәвенә быел юбилейлар елы: Дакарга - 40, "КАМАЗ-мастер"га - 30 һәм безнең команданың җиңүенә 15 ел. Лаеклы җиңү. Чагин һәм спортчылар өчен шатмын. Бу җиңү быел гадәттәгедән дә кирәгрәк, чөнки Сергей Когогин президентлыкка кандидатның сайлау алды штабы рәистәше, Чагин - Владимир Путинның ышанычлы затларының берсе".
Җанатарлар, илебез җитәкчеләре "КАМАЗ-Мастер" дан җиңү көткән иделәр. Спортчылар, механиклар, штурманнар аларның ышанычын быел да акладылар. Спортчы егетләребез исән-сау Чаллыга, гаиләләре янына кайтып җитсеннәр. "КАМАЗ-Мастер" командасы шәһәребезгә иртәгә кайтып җитергә тиеш.
Зөлфия ФОАТОВА
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев