Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллы активистлары җылы сапогилар тегә

«Алар уңайлы, болоннан ясалган, табанына җылы булсын дип иске дублёнкаларны кисеп җәябез», - ди волонтёр.

Кама автомеханик техникумы хезмәткәрләре СВОда яраларып кайткан хәрбиләргә җылы сапогилар тегә. Солдатлар үзләре сораган.

"Безгә СВОда кулы яраларган бер хәрби килде. Кулы ачык, өшеп йөри. Аларга Илизаров аппаратлары, төрле боҗралар куялар бит. Без аңа киеп куяр өчен җайланма тегергә булдык. Икенче юлы аягы яраларган дусты килде. Аңа да җылы сапоги тегеп бирдек. Шуннан китте инде идеябыз. Сапогилар бик уңайлы, болоннан ясалган, табанына җылы булсын дип иске дублёнкаларны кисеп җәябез. Планда шундый ук сапогиларны госпитальләргә дә җибәрү", - ди волонтёр, Кама автомеханик техникумы бухгатеры Дамира Юрина. 

Техникум хезмәткәрләре атна саен шимбә көнне очраша. Бер бүлмәдә 4 тегү машинасы. Иртәнге 9дан кичке 5кә кадәр шәһәрдәшләр эш белән мәшгуль.

"Хәрбиләр өчен йокы капчыклары, носилкалар, яңгырдан саклаучы плащлар да тегәбез. Соңгы тапкыр СВО зонасына флистан тегелгән 200 куртка, 100дән артык йокы капчыгы, 50дән артык носилка тегеп җибәрдек", - ди Дамира Юрина.
   

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев