Чаллыда 500дән артык пенсионерга санаторийга юллама бирелде
Яңалыклар тасмасы

Чаллыда 500дән артык пенсионерга санаторийга юллама бирелде

Бу хакта Социаль яклау идарәсе башлыгы Раилә Якупова хәбәр итте.

2026 елда Чаллыда  500дән артык пенсионер санаторийларга юллама алды. Социаль яклау идарәсе башлыгы Раилә Якупова әйтүенчә, пенсионерларга һәм бюджет тармагы хезмәткәрләренә ташламалы шартларда шифаханә-курортка юллама пенсионерның уртача айлык кереме – 55 мең сумнан, ә бюджет хезмәткәренең кереме 87 мең сумнан артмаса бирелә. 

Пилот проект кысаларында шифаханә-курорт дәвалавы өчен сертификатлар бирелә: узган елда дәүләт һәм муниципаль учреждениеләрнең 131 хезмәткәре һәм 302 пенсионеры 25 000 сумлык сертификатлар алды. 2026 елда 155 бюджет хезмәткәре һәм 280 пенсионер сертификатлар белән тәэмин ителгән. 2026 елның августыннан сертификатның күләме 35 000 сумга җитте. 

Моннан тыш, пенсионерларга турыдан-туры шифаханәгә юлламалар бирелә (махсус хәрби операциядә катнашучыларның пенсионер әти-әниләренә юлламалар чираттан тыш бирелә). 2025 елда  – 100 кеше (шул исәптән 31 кеше — махсус хәрби операциядә катнашучыларның әти-әниләре),  2026 елда 535 кеше юллама алган. (шул исәптән 22 кеше — махсус хәрби операциядә катнашучыларның әти-әниләре). 
 


юллама социаль ярдәм

Нет комментариев