Чаллының ГЭС мунчасы җомга көнне эшли башлый. Фоторепортаж
Яңалыклар тасмасы

Чаллының ГЭС мунчасы җомга көнне эшли башлый. Фоторепортаж

Биредә капиталь ремонт тәмамланды.

ГЭС бистәсендәге 2нче мунча 1974 елдан бирле яңартылмаган иде. Дизайнерлар, төзүчеләр тырышлыгы белән мунча танымаслык булып үзгәрде: хәзер якты, заманча урында рәхәтләнеп ял итәргә була. Биредә традицияләр уңайлыклар белән тоташкан.


Чаллы мэры Наил Мәһдиев яңартылган мунчаны барып карады. Төзүчеләргә Рәхмәт хатлары тапшырды. 

«Шәһәребездә мондый уңайлы урыннар күбрәк булу – безнең өчен мөһим. Ремонт ясауда финанс ярдәме күрсәткән өчен Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнехановка,  ә сыйфатлы эшләре өчен «Основа» төзелеш компаниясенә рәхмәт», – диде ул.

Наил Мәһдиев фотолары.
 


мунча Наил Мәһдиев

Нет комментариев