Хәрби операция ветераннарына түләү гаризасыз билгеләнә
Яңалыклар тасмасы

Хәрби операция ветераннарына түләү гаризасыз билгеләнә

Айлык түләү 4 838,63 сум тәшкил итә.

2026 елда хәрби хәрәкәтләр ветераннарына түләү күләме аена 4 838,63 сум тәшкил итә. Ветеран таныклыгын бирү турында мәгълүмат алганнан соң,  Россия Социаль фондының ТР буенча бүлеге аны автомат рәвештә билгели. Хәбәр ветеранның “Дәүләт хезмәтләре”ндәге шәхси кабинетына керә, ә ветеранга акча алу ысулын гына сайларга кала.

     Шул ук вакытта айлык акчалата түләүне сугыш хәрәкәтләре ветеранының (яки аның законлы вәкиленең) гаризасы нигезендә билгеләүнең элекке тәртибе саклана. Айлык акчалата түләүгә хокук хәрби хәрәкәтләр ветераны таныклыгы бирелгән көннән барлыкка килә. Ә инде акчаларны  күчерү датасы китерү ысулын сайлауга бәйле. Түләүне банк счётына күчерергә яисә почта элемтәсе оешмасы аша алырга мөмкин.

            Айлык акчалата түләү составына социаль хезмәтләр җыелмасы керә. Ул кирәкле дару препаратлары һәм медицина эшләнмәләре белән тәэмин итүне, медицина күрсәткечләре буенча шифаханә-курорт дәвалавын, шәһәр яны тимер юл транспортында бушлай йөрүне, шулай ук дәвалану урынына бару һәм кире кайту чыгымнарын каплауны  күздә тота. Махсус хәрби операция  ветераннарына түләүне беренче тапкыр билгеләгәндә,  социаль хезмәтләр җыелмасының бәясе акчалата эквивалентта исәпкә алына.

Өстәмә мәгълүмат яки консультация алу өчен гражданнар 8 800 100 0001 номеры буенча бердәм контакт-үзәк операторларына мөрәҗәгать итә ала  (төбәк линиясе тәүлек буе эшли - 24/7, шалтырату бушлай).

 


Нет комментариев