Тулай торак балконында ир-ат мәете табылды
Яңалыклар тасмасы

Тулай торак балконында ир-ат мәете табылды

Аңа 62 яшь булган.

Чаллыда ял көнне  23/11Д адресы буенча урнашкан тулай торакта яшәүчеләрнең берсе бинаның гомуми балконында яткан ир-атны күреп алган. Урынга килгән ашыгыч ярдәм бригадасы ир-атның үлемен раслаган. Җинаять эзләре юк. Суд-медицина экспертының башлангыч мәгълүматлары буенча, ир-ат 12 сәгать элек вафат булган. Тикшерү барышында 62 яшьлек Чаллы кешесенең 20 нче комплекста яшәве ачыкланган. Үлемнең төгәл сәбәбен шәһәр моргы белгечләре раслаячак.
 


иминлек сак фаҗига үлем-китем

Нет комментариев