Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллыда 7 машина яндырган өчен 2 ел ярымга утырттылар

Зур күләмдә матди компенсация дә түләтәчәкләр.

Чаллы судында Александр Батин һәм Андрей Куликовның җинаять эшләре буенча суд утырышы булды. Аларга соңгы сүзләрен әйтергә мөмкинлек бирелде.

Исегезгә төшерәбез, ир-атларны 7 машина яндыруда гаепләнде. Вакыйга 1 ел элек 58/24 йорты каршында булды. Карадан киенгән Андрей Куликов ВMW Х6 машинасына бензин сибеп, ут төртеп качты. Ялкын башка автомобильләргә дә күчте. Берьюлы 7 машина дөрләп янды. Нәтиҗәдә 5,5 млн сумлык зыян салынды. 

Андрей Куликов мондый адымга барырга Александр Батин өндәде дип белдерде. Янәсе шул рәвешле  зур бурычларын каплаячак. ВMW Х6 автомобиле Александр Батинның элекке хатынының машинасы булып чыкты. Ул хатынын башка ир-атка көнләп ут төрттерткән дигән фаразлар булды. 

Гаепләнүчеләр 2 ел ярымга ирекләреннән мәхрүм ителделәр. Алар гомумрежимлы төзәтү колониясендә утырачак. Моннан тыш, ВMW Х6 хуҗасына икесе бергә 1 млн 900 мең сум материаль компенсация түләргә тиеш. Зыян күргән калган машина хуҗаларына Александр Батин 3 миллион сумга якын акча түләячәк. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

1

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев