Чаллыда этләргә чип куя башладылар
«Һәрбер чипның үз идентификацион номеры бар», - ветеринар.
1 январьдан Татарстанда бөтен этләрне электрон системада терки башладылар. Мондый карарны республика премьер-министры Алексей Песошин имзалады. Аның нигезендә көчек туганнан соң өч ай эчендә чиплаштырылырга тиеш. Процедура ветеринария учреждениеләрендә үткәрелә. Чип кую түләүле.
«Һәрбер чипның үз идентификация номеры бар. Без аны системада теркәп барабыз. Чипны сканер аша укып, этнең нинди фатирда торганын, хуҗасының исемен белә алачакбыз. Әлеге процедураның максаты - сукбай этләр санын киметү. Чөнки күпләр асрамага этләр ала да, туйгач урамда калдыра», – ди Чаллы дәүләт ветеринария берләшмәсе урынбасары Илдар Гарифуллин.
Карарны үтәмәүчеләргә нинди җәза төре каралган? Чиплаштыру зыянлымы? Ничә сум тора? Бу һәм башка сорауларга «Шәһри Чаллы» газетасының алдагы саннарының берсендә укый аласыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев