Чаллыда ике паркның реконструкцияләве 70% ка төгәлләнгән
Яңалыклар тасмасы

Чаллыда ике паркның реконструкцияләве 70% ка төгәлләнгән

Татарстанның Төзелеш министрлыгы Чаллының өч шәһәр парк зонасында төзелеш эшләренең барышы турында мәгълүмат бирде.

ГЭС бистәсенең Мәдәният һәм ял паркы (икенче этап) һәм Яшь Ленинчылар бульварының әзерлеге 70% тәшкил итә. «Гренада» ның икенче этабы 45% ка үтәлгән.

Бу өч объектка 246 млн. сум бүлеп бирелгән. Финанслауның төп өлеше «Гренада»паркын реконструкцияләүгә бара. Биредә подрядчы компания памп-трек янында урнашачак агач эйр-парк төзелешенә кереште. Моннан тыш, Гренада да скейт-парк, стритбол мәйданчыгы, өстәл теннисы өчен мәйданчык, дроннар өчен трасса, балалар мәйданчыгы да әзер.

Тагы да кызыклырак яңалыклар, фото һәм видеолар «Шәһри Чаллы»ның MAX каналында (язылыгыз). 


Нет комментариев