Чаллыда "Күңел җылысын бүләк ит" акциясе старт ала
20 майда Яр Чаллыда Халыкара балаларны яклау көненә багышланган «Күңел җылысын бүләк ит» акциясе старт ала
Акция кысаларында «Нур» яшьләр үзәгендә 0-12 яшьлек балалар өчен яңа кием һәм туклану (катнашмалар) җыю бара. Җыелган әйберләр һәм азык-төлек 1 июньдә Яр Чаллы балалар йортына тапшырылачак.
Кием-салым биркалы, ягъни яңа булырга тиеш белән алып килергә, яраклылык вакыты яхшы булган ризыклар (Nestle nan 2, «МАЛЮТКА» 1 аллергия чыгармый торган балалар өчен сөт катнашмасы), «Күңел җылысын бүләк ит» тамгасы белән пакетларда китерергә. Бу әйберләрне «Нур» яшьләр үзәгенең вахтасында Ак. Рубаненко, 2 (1/02)урамы адресы буенча тапшырырга мөмкин булачак. 08:00 дән 20:00 сәгатькә кадәр кабул ителә. Элемтә өчен мәгълүмат: 39-68-29, 39-68-32, 8 (999) 164-21-15.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев