Чаллыда велосипед экскурсиясе старт ала
Яңалыклар тасмасы

Чаллыда велосипед экскурсиясе старт ала

12 июнь көнне 10.00 сәгатьтә ГЭС бистәсенең Үзәк урамыннан Чаллының тарихи урыннары белән якыннанрак танышу максатыннан «Мин Россиядә яшим» дип исемләнгән велосипед экскурсиясе оештырыла.

Бу чара шәһәрнең тарихы белән танышудан тыш,  актив ял итү мөмкинлеге дә бирә.
Җыелу урыны яр буеның «Тәүбә» мәчете каршында.  Барлык теләүчеләр велосипед экскурсиясенә кушыла ала.

Тагы да кызыклырак яңалыклар, фото һәм видеолар «Шәһри Чаллы»ның MAX каналында (язылыгыз). 


Нет комментариев