Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллы коткаручылары елгадан батып баручы ирне чыгарган

Коткаручылар Мәләкәс елгасында бар көче белән бер урынлы ишкәкле резин көймәгә ябышкан ирне коткарган, дип хәбәр иттеләр "Татар-информ" агентлыгына Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтендә. Кичә кич Мәләкәс елгасы култыгында ярдан 100 метрлап арада ярга таба йөзеп килүче бер урынлы ишкәкле резин көймәдәге ир-ат күзгә...

Коткаручылар Мәләкәс елгасында бар көче белән бер урынлы ишкәкле резин көймәгә ябышкан ирне коткарган, дип хәбәр иттеләр "Татар-информ" агентлыгына Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтендә.

Кичә кич Мәләкәс елгасы култыгында ярдан 100 метрлап арада ярга таба йөзеп килүче бер урынлы ишкәкле резин көймәдәге ир-ат күзгә ташланган, икенчесе бар көче белән аңа ябышкан. Икесендә дә коткару жилетлары булмаган.

Ярдәмгә 6 нчы коткару бүлеге хезмәткәрләре килеп җиткән. 53 яшьлек ир-атны судан чыгарып, медицина хезмәткәрләренә тапшырганнар. Ул исерек булган. Ишкәкче каршы як ярга йөзеп китеп, Элеватор Тавы бистәсенә кереп югалган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев