Чаллы рәссамнары Төркиядә халыкара арт-симпозиумда катнашты
Чаллы рәссамнары Төркиядә халыкара арт-симпозиумда катнашты. Бу хакта Чаллы Башкарма комитетының мәдәният идарәсеннән хәбәр иттеләр. Төрки дөньяның икенче халыкара арт-симпозиумы Адана шәһәрендә узды. Анда 33 илдән килгән 93 рәссам катнашты. Татарстаннан Рият Мөхәмәтдинов, Сагида Сираҗиева, Хәмзә Шәрипов һәм башкалар катнашты. Алар тарих һәм сынлы сәнгатькә багышланган өч фәнни-гамәли конференциядә катнаша....
Чаллы рәссамнары Төркиядә халыкара арт-симпозиумда катнашты. Бу хакта Чаллы Башкарма комитетының мәдәният идарәсеннән хәбәр иттеләр.
Төрки дөньяның икенче халыкара арт-симпозиумы Адана шәһәрендә узды. Анда 33 илдән килгән 93 рәссам катнашты. Татарстаннан Рият Мөхәмәтдинов, Сагида Сираҗиева, Хәмзә Шәрипов һәм башкалар катнашты.
Алар тарих һәм сынлы сәнгатькә багышланган өч фәнни-гамәли конференциядә катнаша.
Катнашучыларга симпозиум барышында ук картиналар язарга тәкъдим итәләр. Нәтиҗәдә, дөньяга 230 әсәр туа.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев