Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллы яр буе паркында – экоквест

Яр буе паркын чистарту буенча зур экоквест оештырылды. Аны "Орион" яшьләр үзәге белән берлектә башкарма комитетның мәгариф һәм яшьләр белән эшләү идарәсе оешмалар үткәрде. Моннан тыш өмәдә 4 нче, 6 нчы, 50 нче, 55 нче, 58 нче мәктәп, 77 нче гимназия, Никита Кайманов исемендәге кадетлар мәктәбе, "Эврика" һәм "Заря" яшүсмерләр...

Экоквест берничә этапта үткәрелде. Башта квестта катнашучылар макулатура алып килеп аны үсентеләргә алыштырдылар. Укучыларга утырту өчен кедр һәм туя үсентеләре тапшырылды. Бу этапта барлыгы 465 кг кәгазь җыелды. 50 нче мәктәп укучылары исә иң күп макулатура алып килүчеләр булып танылып, "ПромИндустрия" оешмасыннан футбол тубы белән бүләкләнделәр. Икенче этапта катнашучылар девизларын сөйләп, командаларын тәкъдим иттеләр. Соңыннан чистартыласы парк участоклары координатларын алып, зур өмәне башладылар. Нәтиҗәдә, паркның 75 гектар территориясе чүпләрдән арындырылды. Йөздән артык капчык чүп җыелды, шуларның 2/3 икенчел чимал белән - пластик бутылкалар, әлюмин банка һәм пыяла белән тутырылды. Иң күп чүп җыйган команда булып 55 нче мәктәп укучылары танылды. Экоквестның соңгы этабында яшьләр "Яшел ГТО" исеме астындагы теоретик сынау үттеләр. Барлык квест этапларын узганнан соң, җиңүчеләр билгеләнде. Беренче урынга Никита Кайманов исемендәге кадетлар мәктәбе укучылары, икенче урында - 55 нче мәктәп, өченче урында - 77 нче гимназия укучылары булды.

Экоквест белән бергә "Граффити" бәйгесе дә үтте. Аны "Идел буе экологик компаниясе" оештырды. Укучыларга 5 контейнер бирелде. Алар аны экологик темага бизәделәр. Чара ахырында барлык катнашучыларны бүләкләү тантанасы үтте.

Яр Чаллы яшьләре тагын бер кат табигатьне кайгыртып, өмә кебек файдалы чараларны да күңелле итеп үткәрә белүләрен дәлилләделәр. "Түбән Кама милли паркы"нда тәрбия чарасы "Яшел Россия" Бөтенроссия экология өмәсе һәм "Парклар маршы - 2017" акцияләре кысаларында "Түбән Кама милли паркына" экодесант оештырылды. Яр Чаллының 24 мәктәбеннән укучылар һәм "Оптовик" ҖЧҖ оешмасыннан волонтерлар Боровецкий урманын чүпләрдән чистарттылар. Барлыгы өмәдә 1000 нән артык капчык чүп җыелды. "Идел буе экологик компаниясе" ҖЧҖ аларны төяп, төрләргә аерып утильләштерелде. Тырышып эшләгәннән соң, экодесантта катнашучылар әкият геройлары белән бергә, уеннар уйнап, урман үләннәре белән чәй эчтеләр. Экодесантчы барлык балаларны дипломнар белән бүләкләделәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев