Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чулман проспектын киредән төзекләндерәләр?

Чаллы халкы Чулман проспектындагы үзгәртеп коруларны уңайсыз дип саный. Бу уңайдан шәһәр идарәсендә шактый шикаятьләр килгән. Шәһәр башкарма комитеты, Автозовод районы хәкимияте һәм ЮХИДИ идарәсе бу мәсьлә буенча киңәшмә дә уздырды.

"Күп кенә матбугат чаралары ремонт эшләре тәмамланды дип язып чыкты. Бу дөрес түгел, - дип аңлатты шәһәрнең транспорт һәм юл хуҗалыгы бүлеге җитәкчесе вазыйфаларын башкаручы Фидарис Хәбибуллин. - Беренчедән, шәһәрдәшләр эшләнеп бетмәгән урыннарына гына игътибар иткәннәр. Икенчедән, дәүләт килешүе буенча, "Камдорстрой" Чулман проспектындагы үзгәртеп кору эшләрен 18 октябрьдә генә тәмамларга тиеш."

Җитешсезлекләр буенча беркетмәләр төзелгән. Башкарма комитет җитәкчесе әлеге документларга кул куюга, аларны заказчыга юллаячак. "Камдорстрой" вәкилләре: «Әлегә ремонт эшләре тәмамланмаган. Вакыт бар, бөтен җитешсезлекләр дә төзәтеләчәк", - дип аңлаталар. Кайбер урыннарда проектны төзүче тарафыннан ялгышлыклар киткән, дип тә ассызыклыйлар.

Асылда исә, белгечләр берничә җитешсезлек тапканнар. Яшьлек урамындагы (Сөембикә проспекты ягында) җәяүлеләр кичүе янында асфальт юллар юк, пандус урнаштырылмаган. "АТС-50" тукталышы янында (ГЭСка таба юл уңаенда) биек җәяүлеләр кичүенә чыга торган мәйданчык барлыкка килгән. Ул биек, һәм анда менү өчен бернинди баскыч та урнаштырылмаган. Чулман һәм Халыклар дуслыгы урамнары кисешкән урында җәяүлеләр кичүенә бара торган юл сакланып калган. Тик анда кереп булмый, аны тимер рәшәткәләр белән чикләгәннәр.

"Шулай ук инспекторлар тарафыннан да юл билгеләре урнаштыру буенча кисәтүләр булды, - дип сөйли Фидарис Фәндәс улы. - Ләкин бөтен шикаятьләр дә канәгатьләндереләчәк дигән сүз түгел әле бу. Мисал өчен, кайбер кешеләр Боровецк чиркәве белән 39 нчы мәхәллә тукталышларының урыннарын күчерүдән канәгать түгел. Төзекләндерү эшләренә кадәр анда җәяүлеләр кичүе тукталыш янында ук ясалган иде. Бу дәүләт таләпләрен боза.

Икенче берәүләргә 31 комплекс тукталышындагы юлдагы аерымланган "утраучык" ошамый. Тик аны алырга җыенмыйлар. Башкарма комитет белгечләре, Чулман юлындагы үзгәрешләр өчен асылда рәхмәт белдерәләр, дип ассызыклыйлар. Чулман юлында йөрү хәзер күпкә җайлырак һәм куркынычсызрак ди шәһәр халкы.

Райнур Әгъләметдинов

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев