Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
Яңалыклар тасмасы

Энгель Фәттаховның сәламәтлеге какшаган

Чаллы судында аңа чик кую чарасын карадылар.

Чаллы судында янә ТР экс-министры, Актанышның элекке башлыгы Энгель Фәттаховка чик кую чарасы каралды. Ул сигезенче ай СИЗОда утыра. Сәламәтлеге какшау сәбәпле, ирек чикләү төрен өй арестына алыштыруны сорый. 

«Сак астына алуны йомшаграк чик кую чарасына, өй арестына алыштыруыгызны сорыйм. СИЗОда 8 айдан артык утырам. Андагы шартлар сәламәтлегемне какшата. Миңа инде 63 яшь», – ди Энгель Фәттахов.

Суд моңа кадәр билгеләнгән арестны 21 мартка кадәр озынайтты. Судта Энгель Фәттаховның тормыш иптәше дә бар иде. 

Исегезгә төшерәбез, Тикшерү комитеты аны ришвәт алуда шикле дип тапты. 6 эпизод буенча гаепләнә. Моннан укы. 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

4

0

1

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев