Горбачевны ташлаганнар...
Горбачев Мәскәүдәге фатирында яши. Зур байлыклар тупламаган.
Михаил Горбачевка мартта 90 яшь тула.
Бүген ул бик өлкән һәм чирле кеше. Аның турында әлегә кадәр сөйлиләр. Кемдер яхшы яктан искә ала, кемдер күрәлми.
Горбачев отставкага киткәннән соң да әле озак вакытлар "обойма"да булды. Әле исә СССРның элекке Президентының хәле начарлана, диләр.
Чынлыкта ул зур авырлык белән үз кәнәфиеннән күтәрелә ала. Чит кеше ярдәменнән башка бу мөмкин түгел диярлек. Михаил Сергеевич махсус җайланма ярдәмендә хәрәкәт итә.
Ярый әле, икенче катка махсус лифт корган игелекле кешеләр табылган. Бу очракта баскычтан менү бер сәгать дәвам итә алыр иде.
Горбачев Мәскәүдәге фатирында яши. Зур байлыклар тупламаган. Аның хакимият тарафыннан гомерлек файдалануга бирелгән йорты да бар. Дөньяны үзгәрткән кеше ялгыз яши. Сөеклесе Рәисә Максимовнаның үлгәненә егерме ел.
Горбачевларның бердәнбер кызлары һәм ике оныклары Германиядә яши. Аларның үз тормышы. Мәскәүгә күптән кайтканнары юк...
Автор: Резеда Галикәева
Чыганак: Кызыл Таң
Фото: мк.ру.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев