Иң яхшы товарлар һәм хезмәтләр
Яңалыклар тасмасы

Иң яхшы товарлар һәм хезмәтләр

Казан Ратушасында "Татарстан Республикасының иң яхшы товарлары һәм хезмәтләре" республика бәйгесендә җиңүчеләрне хөрмәтләделәр. Бүләкләрне ТР Премьер-министры Илдар Халиков һәм аның урынбасары сәнәгать һәм сәүдә министры Равил Зарипов тапшырды. 2015 елда әлеге конкурста 192 предприятие һәм оешмадан 443 кеше катнашкан. Алар арасында 126 лауреат, беренче дәрәҗәдә 213, икенче дәрәҗәдә 78 дипломант...

Казан Ратушасында "Татарстан Республикасының иң яхшы товарлары һәм хезмәтләре" республика бәйгесендә җиңүчеләрне хөрмәтләделәр.

Бүләкләрне ТР Премьер-министры Илдар Халиков һәм аның урынбасары сәнәгать һәм сәүдә министры Равил Зарипов тапшырды. 2015 елда әлеге конкурста 192 предприятие һәм оешмадан 443 кеше катнашкан. Алар арасында 126 лауреат, беренче дәрәҗәдә 213, икенче дәрәҗәдә 78 дипломант бар. Чаллының 12 компаниясе лауреатлар исемлегенә керде. Менә алар: "Татпроф" ЯАҖ, "Чаллы Бройлер" ҖЧҖ, "Просто молоко" компаниясе, БСМП, КДМЦ, ветераннар госпитале, 5нче шәһәр хастаханәсе, "Справмедика" ҖЧҖ, "Монтаж НЧКЗ" ҖЧҖ, "Татарстан" кунакханәсе һәм "Круглый стол" рестораны.

Тагы да кызыклырак яңалыклар, фото һәм видеолар «Шәһри Чаллы»ның MAX каналында (язылыгыз). 


Нет комментариев