"Камгэсэнергострой" хезмәткәрләре урамда калырга тиеш түгел", - Наил Мәһдиев
Хаким әлеге мәсьәләне элек «Форд Соллерс»хезмәткәрләре белән гамәлгә ашырылган схема буенча хәл итәргә тәкъдим итте
Наил Мәһдиев Чаллыда «Камгэсэнергострой" хезмәткәрләрен эшкә урнаштыру белән шөгыльләнергә кушты. Хаким әлеге мәсьәләне элек «Форд Соллерс»хезмәткәрләре белән гамәлгә ашырылган схема буенча хәл итәргә тәкъдим итте
- «Камгэсэнергострой»га игътибар итүегезне сорыйм. Бу мәсьәлә буенча иртәдән без шәһәр прокуроры белән фикер алыштык. Суд карары белән анда конкурс идарәчесе билгеләнүе аңлашыла. Ул бу юнәлештә үз вәкаләтләре кысаларында эшләячәк. Әмма безнең ярдәмгә мохтаҗ хезмәткәрләр аны алырга тиеш, - диде шәһәр хакиме.
Биремне мәшгульлек үзәге директоры Татьяна Быданова алды.
Сүз уңаеннан, «КамгэсЗЯБ» өчен карар проекты әзерләнгән инде – аларга тиешле кадрларга ихтыяҗ булган шәһәр предприятиеләре киселешендә вакансияләр исемлеге тәкъдим ителәчәк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев