Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Картодром төзекләндерелә

Шәһәр җитәкчелеге Кухаренко исемендәге шәһәр картодромын "КАМАЗ-Мастер" командасына бирергә ниятли. Бу хакта махсус карар автогигантның апрельдә узачак директорлар советында кабул ителәчәк. Бүгенге көнгә инде картинг клубының үсеш планнары билгеләнгән. "КАМАЗ-Мастер" командасы җитәкчесе, берничә тапкыр "Дакар" ярышлары чемпионы Владимир Чагин белдерүенчә, 1993 елга кадәр клуб КАМАЗ карамагында булган. "Без моны командага...

Шәһәр җитәкчелеге Кухаренко исемендәге шәһәр картодромын "КАМАЗ-Мастер" командасына бирергә ниятли. Бу хакта махсус карар автогигантның апрельдә узачак директорлар советында кабул ителәчәк.

Бүгенге көнгә инде картинг клубының үсеш планнары билгеләнгән. "КАМАЗ-Мастер" командасы җитәкчесе, берничә тапкыр "Дакар" ярышлары чемпионы Владимир Чагин белдерүенчә, 1993 елга кадәр клуб КАМАЗ карамагында булган. "Без моны командага ышаныч һәм зур җаваплылык итеп бәялибез. Картинг клубына яңа сулыш өрү өчен үзебезгә бәйле бар нәрсәне эшләргә тырышырбыз. Бүгенге көндә дөньяда спортның техник төрләре үсештә. Чаллыда да балалар һәм яшүсмерләр белән эшләүгә игътибарны арттырырга кирәк, нәтиҗәсе озак көттермәс дип уйлыйм. Бер генә мисал, "КАМАЗ-Мастер" командасының хәзерге пилотлары - шәһәр картинг клубында чыныгу алган егетләр. Спортның теләсә кайсы төре баланы шәхес буларак формалаштыра, дисциплинага, сабырлыкка өйрәтә. Безнең беренче бурыч - картодромдагы ярышлар трассасының өске катламын алмаштыру. Ул озынрак һәм киңрәк булырга тиеш. Ярышларны югары дәрәҗәдә уздыру өчен моны быел ук эшләргә кирәк. Бер үк вакытта инфраструктура объектларын төзекләндерә башлыйбыз. Шулай ук "КАМАЗ-Мастер" спортчылары биредә мастер-класслар да үткәрәчәкләр. Эдуард Николаев берничә ел дәвамында монда кышкы ярышлар уздыра. Анда илнең төрле төбәкләреннән спортчылар катнаша. Бу эш киләчәктә дәвам итәчәк", - ди Владимир Чагин.

Әлеге вакыйганы картингка мөкиббән киткән Чаллы яшьләре дә зарыгып көтә.

Булат Гатауллин, лицей укучысы:

- Мин үзем велоспорт белән шөгыльләнәм. Картодромга барып картингта да йөрисем килә. Төзекләндерү эшләре тәмамлангач, барып килергә җыенам. Спорт дисциплинага өйрәтә бит ул, аның белән дус булырга кирәк.

Илназ Фатыйхов, эшмәкәр:

- Яшьтән спорт белән шөгыльләндем. Дзюдо, футбол, җиңел атлетика... Шәһәр җитәкчеләренең спортка йөз белән борылуын уңай бәялим. Картинг клубы тиешле дәрәҗәдә эшләсә, малайлар бирегә рәхәтләнеп йөрер иде. Бу бик файдалы: бер яктан, буш вакытларын файдалы уздырсалар, икенче яктан, алар кечкенәдән техниканы, юл кагыйдәләрен белеп үсәләр.

Илдар Моратов, укучы:

- Картинг белән икенче ел шөгыльләнәм инде. Трасса, техника яңартылса, без бик шат булыр идек. Киләчәк буынны кайгыртканнары өчен шәһәр һәм "КАМАЗ-Мастер" җитәкчеләренә рәхмәт.

Зөлфия ГАЛИМ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев