Туры рейс 25 ноябрьдә ачыла.
Nordwind Airlines авиакомпаниясе 25 ноябрьдә Казаннан Фирганәгә туры рейс ача. Рейслар - чәршәмбегә, ә Үзбәкстаннан Татарстанга пәнҗешәмбегә билгеләнгән, дип хәбәр итте ТР Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгы матбугат хезмәте. Самолет Казаннан җирле вакыт белән 22.30 сәгатьтә кузгалып китеп, 4.00 сәгатьтә Фирганәдә булачак. Фирганә – Казан рейсы 26 ноябрьдә ачыла. Очкычлар җирле вакыт белән 6.15 сәгатьтә кузгалып, 8.05 сәгатьтә Казанда булыр дип көтелә. Маршрут буенча 220 пассажирга исәпләнгән Airbus А321 самолетлары очачак.
Нет комментариев