Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Киләчәк яшьләр кулында

Шәһәр башкарма комитеты җитәкчесе Наил Мәһдиев Яр Чаллы социаль-педагогик технологияләр һәм ресурслар институты укытучылары һәм студентлары белән очрашты. Наил Гамбәровичны институтта спортчы студентлар каршы алды. Бу - физкультура институты булмаса да, биредә спортта югары күрсәткечләргә ирешкән белгечләрне үстерергә мөмкин дигән сүз. Яшьләрнең казанышларының дәлиле булган диплом, кубокларны карагач, шәһәр җитәкчесе...

Шәһәр башкарма комитеты җитәкчесе Наил Мәһдиев Яр Чаллы социаль-педагогик технологияләр һәм ресурслар институты укытучылары һәм студентлары белән очрашты.

Наил Гамбәровичны институтта спортчы студентлар каршы алды. Бу - физкультура институты булмаса да, биредә спортта югары күрсәткечләргә ирешкән белгечләрне үстерергә мөмкин дигән сүз. Яшьләрнең казанышларының дәлиле булган диплом, кубокларны карагач, шәһәр җитәкчесе уку йортының иҗади уңышлары белән дә танышты. Сәнгать-графика факультетының дизайн кафедрасы мөдире Вадим Хайман "Да-да" студиясе эшчәнлеге, студентларның шәһәр архитектурасын үзгәртүгә керткән хезмәтләре турында сөйләде. "Без мәктәпләрнең проектларын эшлибез. Аларның 20дән артыгы тормышка ашырылды инде. Мәсәлән, Актаныштагы сәләтле балалар мәктәбе шундыйлардан", - диде ул.

Наил Мәһдиев студентларга 2014 елда шәһәрнең социаль-икътисадый тормышы турында сөйләде, 2015 елда башкарыласы эшләргә тукталды. "Яшьләр шәһәр тормышында актив катнашсыннар иде. Чаллының киләчәге, аның социаль-икътисадый үсеше сезгә бәйле", - диде ул. Студентлар Наил Гамбәр улына үзләрен кызыксындырган сорауларны да бирделәр. Әйтик, җитәкче нинди сыйфатларга ия булырга тиеш, уку йортында бассейн кайчан төзелеп бетәр, яшь белгечләрнең торак шартлары яхшырырмы?.. Егет-кызлар киләсе сайлауларда катнашачакларын да белдерделәр. "13 сентябрьдә Татарстан Президентын һәм шәһәр советына депутатлар сайлау була. Студентлар һәм укытучылар арасында да лаеклылар бар. Сез дә депутат була аласыз", - диде башкарма комитет җитәкчесе.

Институт коллективы бина артындагы елга буенда сквер ясарга җыена. Шулай ук төзелә торган спорт-сәламәтләндерү комплексы янын да тәртипкә китермәкчеләр. Уку йортының студентлар активы кайсы скверны төзекләндерүгә алынуын тәгаенләгәч, шәһәр җитәкчеләре материаллар белән ярдәм итәчәк.

Зөлфия ФОАТОВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев