Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Кычкыртып талыйлар

Соңгы вакытта ОСАГО полисы белән бәйле җәнҗаллар күбәйде. Полис бирүгә хокукы булган иминиятчеләр автотранспорт хуҗаларын кычкыртып талыйлар дисәк тә ялгыш булмас, ягъни аларның агентлары ОСАГО полисы бәясенә өстәп, гомерне страховкалауны да мәҗбүри тагалар. Әле трамвайда бер танышымны очраткан идем. Шул әйтә: "Улым автосалонда яңа машина сатып алгач, ЮХИДИга исәпкә куярга...

Соңгы вакытта ОСАГО полисы белән бәйле җәнҗаллар күбәйде. Полис бирүгә хокукы булган иминиятчеләр автотранспорт хуҗаларын кычкыртып талыйлар дисәк тә ялгыш булмас, ягъни аларның агентлары ОСАГО полисы бәясенә өстәп, гомерне страховкалауны да мәҗбүри тагалар.

Әле трамвайда бер танышымны очраткан идем. Шул әйтә: "Улым автосалонда яңа машина сатып алгач, ЮХИДИга исәпкә куярга киттек. Тик ОСАГО полисы булмаса теркәмиләр икән. Шул тирәдә генә "Росгосстрах" агентлары эшли, шуларның берсенә мөрәҗәгать иттек. ОСАГО полисы 3700 сум тора, әмма өстәмә 2000 сум да кирәк, анысы малайның гомерен иминиятләштерүгә икән. Бәхәсләшеп караган идек тә, ихтыярыгыз, ди, теләмәсәгез алмагыз полисны, әнә сездән артта да күпме кеше чират тора. Чыннан да, бездән соң чиратка биш кеше басарга өлгергән. Нишлисең, 5700 сум түләргә мәҗбүр булдык, яңа машинага номер алмый булмый бит инде. Гаҗәп, без агентка әле күптән түгел генә иминият оешмасына шундый хокук бозулар өчен 150 млн сум штраф салулары турында да әйтеп карадык, аның йоны да селкенмәде. Сала бирсеннәр, ди, без барыбер үзебезчә эшлибез".

Әйе, иминиятчеләр бүген ни хөкүмәтне, ни прокуратура органнарын санга сукмыйлар кебек. 29 апрель көнне Татарстан Премьер-министры Илдар Халиков ОСАГО полисларын бирү проблемасы буенча махсус киңәшмә дә үткәрде югыйсә. Анда әйтелгәнчә, гражданнардан төрле инстанцияләргә ОСАГО полисына бәйле шикаятьләр ява. Әмма күпчелек кеше дәшми, кулын селти дә, беркая да мөрәҗәгать итми. Чөнки белә, шикаять язу белән генә түгел бит, алар буенча каядыр чакыртачаклар.

ОСАГО бәясе турында сүз чыкканда, иминиятчеләр аны физик затлар өчен 1980 сум, юридик затлар өчен 2375 сум тора, дип белдерәләр. Имеш, бу бәяләр 2004 елдан бирле үзгәрешсез кала бирә, шуңа күрә полис бәяләрен күтәрергә кирәк. Чеп-чи ялган, иминиятчеләр ул бәяләрне күптән онытты инде. Менә хәзер Үзәк Банк ОСАГО тарифларын 19-24 процентка күтәрүне тәкъдим итә. Әгәр шулай хәл ителә икән, яңа тарифларны 1980 сумнан түгел, ә бүгенге 3700 сумнан исәпләячәкләр. Сизәсезме, җил кая исә. Халык бик шауламасын өчен, әле "полислар саны чикләнгән, алып калыгыз" принцибын да алга сөрәчәкләр.

Полислар белән тулысынча тәэмин итә алмаганлыкны мин, гомумән, аңламыйм. Нәрсә, илдә кәгазь беткәнме, әллә типографияләр юкмы? Күрәсең, иминият оешмалары гражданнардан акча саву буенча үзара сүз берләшергә өлгергәннәр. Шулай булмаса, кайсына барсалар да, полислар юк дип халыкны тинтерәтмәсләр иде. Өстәмә страховкага риза булганда ОСАГО полисы бланкларының табылуын исәпкә алсак, документларның чикле булуының сылтау гына икәненә төшенергә була.

"Росгосстрах" исемендә "государство" төшенчәсе булса да, бу оешма күптән инде дәүләтнеке түгел. Ялгышмасам, хөкүмәт аны әрмән фамилияле ике эшмәкәргә тулысынча саткан иде. Нигәдер ул "гос" иҗеген бүгенге көнгә кадәр "Росгосстрах"тан төшереп калдырмыйлар. Тәңгәлләштерергә яратучылар әлеге алыш-бирешне белми калганнар, ахрысы. Югыйсә, дәүләтнеке булмаган оешмага дәүләт исеменнән эш йөртергә ирек бирмәсләр иде.

Тәртип салырга тиешле оешмаларның гражданнардан ОСАГО полисына бәйле хокук бозулар турындагы шикаятьләр көтеп утыруы да аңлашылмый. Нигә аларга иминият агентлары ОСАГО полисы бирү буенча эшләгән урыннарда булмаска, хокук бозган өчен җәзага тарту өчен кирәкле документларны шунда тутырмаска. Бәлки ОСАГО полисы бирү буенча дәүләт күзәтүе астында булган бердәнбер учреждение булдырырга кирәктер. Әрсезлекнең соңгы чигенә җиткән "Росгосстрах" кебек оешмаларның лицензиясенә карата да берәр чара күрергә вакыттыр. Иминият өлкәсендә башбаштаклык булырга тиеш түгел.

Җәүдәт ХАРИСОВ.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев