Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Линза киеп, күзсез калмагыз!

Табиб билгеләп үткәнчә, үз сәламәтлегеңне саклау өчен линза йөртү кагыйдәләрен катгый үтәргә кирәк.

Офтальмолог Гөлжиян Аржиматова линзаларның хәвефе турында сөйләде. Аның сүзләренә караганда, аларның киеп йөрү кагыйдәләрен үтәмәү аянычлы нәтиҗәләргә китерергә мөмкин.

- Линзаларны йөртү кагыйдәләре үтәлмәгәндә, бик куркыныч. Аларда йокларга ярамый, һичшиксез, энзим суында эшкәртергә кирәк, - дип сөйләгән белгеч.

Ул ассызыклаганча, энзим суы линза өслегендә микробларга каршы көрәшергә ярдәм итә. Сүз уңаеннан, линзалар чиста булырга тиеш, шуңа күрә аларны кулланыр алдыннан кулларны да юарга кирәк.

- Миңа идәннән линзаны күтәреп, кигән пациентларга операция ясарга туры килде. Бу күзләрне югалту куркынычы белән тәмамлана, - дип билгеләп үтте Аржиматова.

Кызыл Таң

Фото linzopedia.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев