Машиналар шоферларны күзәтә
Татарстанның юл хәрәкәте иминлеге дәүләт инспекциясендә юлларда машиналарның тизлек режимын яңача тикшерә башлаулары турында хәбәр иттеләр. Инспекторлар "Робот" системасын гамәлгә кертергә җыеналар. Хәзер үк Татарстан юлларында радар комплексы булган "LADA Largus" автомобильләрен күрергә мөмкин. Яңа технологиянең үзенчәлеге шунда - тизлекне "Ларгус" туктап торганда гына түгел, автомобиль хәрәкәт иткәндә дә тикшереп...
Татарстанның юл хәрәкәте иминлеге дәүләт инспекциясендә юлларда машиналарның тизлек режимын яңача тикшерә башлаулары турында хәбәр иттеләр. Инспекторлар "Робот" системасын гамәлгә кертергә җыеналар.
Хәзер үк Татарстан юлларында радар комплексы булган "LADA Largus" автомобильләрен күрергә мөмкин. Яңа технологиянең үзенчәлеге шунда - тизлекне "Ларгус" туктап торганда гына түгел, автомобиль хәрәкәт иткәндә дә тикшереп була. Радар каршы як юлга чыгу фактын да терки, диләр белгечләр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев