Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Татар егетләре сынау тотты

"Энергетик" мәдәният сараенда 15 нче тапкыр зурлап "Татар егете - 2017" республикакүләм бәйгесенең финалы үтте. Анда Чаллы, Нурлат шәһәрләреннән, Сарман, Балык Бистәсе, Әлмәт районнарыннан сигез сәләтле һәм батыр татар егетләре көч сынашты. Катнашучылар арасында һөнәри уку йортларында белем алучы студентлар, мәктәпләрнең чыгарылыш классларында укучылар да бар иде. Алар: Ранис Сафин,...

"Татар егете" бәйгесе автокалада беренче тапкыр "Нур" яшьләр үзәгендә үткәрелде. Хәзер аны "Шатлык" яшьләр үзәге оештыра. 15 ел эчендә төбәкара проектта 800 дән артык егет катнашты. Күпләр өчен бу проект зур тормыш юлын башларга беренче адым да булды. Бүгенге көндә "Татар егете" исемен йөртүчеләр арасында танылган шәхесләр, зур уңышларга ирешкән эшмәкәрләр, җитәкчеләр, белгечләр дә бар. Бәйгенең этаплары исә чын татар егетенә хас булган асыл сыйфатларны ачып күрсәтерлек иттереп төзелде. Алар иҗади осталык, төрле һөнәр иясе булуны ассызыклаучы бәйгеләргә, хәтта, көчне сынап карарга ярдәм итүче чараларга бай иде.

Катнашучы егетләрнең осталыгын бәйгедә мәртәбәле жюри әгъзалары бәяләде.

"Татар егете" финалының беренче этабы - егет кешегә җитмеш төрле һөнәр дә аз мәкале кысаларында узды. Һәрбер катнашучы тамашачы һәм жюри әгъзалары каршында өендә үз куллары белән ясап килгән әйберләрне күрсәтте. Тәкъдим ителгән эшләр арасында тәрәзә йөзлекләре, Татарстан гербы төшерелгән элмә такталар, уенчык машина һәм кораблар, шашка тактасы, сыерчык оясы да бар иде. Әмма тамашачылар күңеленә аеруча Сарман районнының Дүсем авылыннан килгән Айнур Курбиев ясаган эш хуш килде. Егет чыбыркы белән шаккаттырды.

- Авылда яшим. Трактор йөртергә, ашарга пешерергә яратам. Көтүгә дә чыгам. Ә анда чыбыркысыз булмый. Ул яхшы шартласын өчен, аны тыгыз иттереп үрергә кирәк. Соңыннан яшь киленнәрне уятырдай иттереп шартлатып, көтүгә дә чыгарга була, - дип чыбыркыны ясау серләре белән бүлеште ул.

Мондый көтелмәгән эш, һичшиксез, тамашачыны да, җюрины битараф калдымарды. Айнурны озак кына сәхнәдән җибәрмичә торып, чыбыркыны шартлатып күрсәтергә сорадылар.

Икенче ярыш иҗади сәләтләрне ачуга багышланган иде. Монда да егетләр сынатмады. Туган якларына багышлап, моңлы җырлар башкардылар, шигырьләр укып, сәхнәне җилкетә-җилкетә биеделәр, өздереп-өздереп гармунда уйнадылар. Бәйгене исә чын ирләрчә - кул көрәше белән тәмамладылар. Ярышларның төп казые иттереп күп тапкырлар кул көрәше буенча дөнья, Ауропа, Россия чемпионы Энҗе Хәмидуллинаны чакырдылар. Ул батырны билгеләргә ярдәм итте. Иң көчле "Татар егете" булып Әлмәт районының Елховой авылыннан Ринат Гарифуллин танылды.

Барлык этаплар тәмамланганнан соң, жюри әгъзалары "Татар егете - 2017" бәйгесе финалының җиңүчеләрен ачыкладылар. Бүләкләр берничә номинация буенча тапшырылды:

"Милли җанлы татар егете" булып Ранис Сафин танылды. "Кызлар күңелен яулаган татар егете" исеменә Айнур Арсланов ия булды. "Иң сөйкемле татар егете" - Вадим Кузьмин. "Тамашачы мәхәббәте" Ринат Әскәровка бирелде. "Сәләтле егет" булып Айнур Курбиев игълан ителде. "Иң җитез татар егете" исемен Булат Мулюков алды. "Уңган татар егете" - Алмаз Шириязданов. "Батыр татар егете" һәм "Татар егете - 2017" бәйгесенең җиңүчесе булып Әлмәт районының Елховой авылыннан килгән Ринат Гарифуллин танылды.

- Бәйгеләрдә катнашуга мине әни этәрде. "Җырлап кара, катнаш", - диде. Мин башта үзебездә Әлмәттә узган "Татар егете"ндә көч сынаштым. Анда җиңдем һәм Чаллыдагы "Татар егете" финалына юллама алдым. Дөресен генә әйткәндә, башта монда килергә киреләндем. Әмма әни киңәшен истә тотып, килдем һәм җиңдем. Моңа чиксез шатмын. Гомумән, минемчә, чын татар егете чибәр, батыр, эштән курыкмый торган, талантлы, җитмеш төрле һөнәр иясе булырга тиеш. Шөкер, үзем дә шундый сыйфатларга ия , - дип бүлеште җиңүче.

Ринат Гарифуллинга кубок һәм күчмә кәләпүш тапшырылды. Барлык катнашучылар да истәлекле призлар һәм дипломнар белән бүләкләнделәр.

Альбина ЗАРИПОВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев