Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Начар гадәтләр буенча Россия регионнары лидерлары билгеле

Татарстан 2019 ел нәтиҗәләре буенча начар гадәтләренә бирешми торган Россиянең 20 төбәге исемлегенә керде. Бу РИА Новости үткәргән тикшеренүләрдән күренә.

Начар гадәтләрнең булмавы буенча рейтингның лидерлары булып, гадәттәгечә, Төньяк Кавказ Республикалары: Чечня, Дагыстан, Ингушетия һәм Кабардино-Балкария республикалары танылды. Бу юлы аларга Тамбов өлкәсе кушылды.

Рейтингны төзүчеләр аны исәпләгәндә «тәмәке һәм алкоголь куллану, алкоголь һәм наркотик исерек хәлдә кылынган җинаятьләр саны, спиртлы эчемлекләр белән агуланудан үлүчеләр саны, шулай ук наркотик чаралар һәм аларның аналоглары белән бәйле җинаятьләр саны»исәпкә алынуын аңлаттылар.

Чыганак: Татар-информ

Фото: riafan.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев