Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Пенсионерларга яңа елга 3000 сум түләргә

Әлеге тәкъдим белән "Россия коммунистлары" партиясе чыкты

"Россия коммунистлары" партиясе Үзәк комитеты рәисе Максим Сурайкин, эшсез калган русиялеләргә, пенсионерларга һәм ялгыз аналарга Яңа елга 3000 сум түләргә кирәк, дигән тәкъдим кертә.

Бу тәкъдимен ул Рссия Хезмәт һәм социаль яклау министрлыгына юллаган. "Бөтен эшсезләргә, ел буе диярлек үзизоляциядә булган пенсионерларга, ялгыз әниләргә быел дәүләт Яңа елга акчалата ярдәм итәргә тиеш", - дигән Сурайкин.

Аның сүзләренчә, быел һәм киләсе елның гыйнварының беренче яртысында россиялеләрнең шушы аерым категорияләренә 3000 сум түләү аларга якыннарына бүләкләр сатып алырга мөмкинлек бирәчәк.

Сурайкин әлеге эшне тизләтү өчен бу категориядәге русиялеләр турындагы мәгълүматларны социаль яклау, опека органнарыннан, мәшгульлек үзәкләреннән алып булачак, ди. Бер тапкыр бирелә торган бу түләүләр ил бюджетына зыян китермәячәк, дип ышана Сурайкин.

Чыганак: Кызыл Таң

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев