Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Һәрдаим элгәрләр сафында

Илкүләм яки республика дәрәҗәсендә нинди генә алгарыш булмасын: медицина өлкәсенә яңа технологияләр кертүгә кагыламы ул, җитештерү процессын камилләштерүгә яки икътисадны үстерүгәме - Чаллыбыз һәрдаим элгәрләр сафында. Республикада беренчеләрдән булып, IT-паркы белгечләре өчен беренче күп фатирлы йорт ишекләре дә Чаллыда ачылды. Йортны сафка кертү уңаеннан оештырылган тантаналы чарада Татарстан Президенты Рөстәм...

Илкүләм яки республика дәрәҗәсендә нинди генә алгарыш булмасын: медицина өлкәсенә яңа технологияләр кертүгә кагыламы ул, җитештерү процессын камилләштерүгә яки икътисадны үстерүгәме - Чаллыбыз һәрдаим элгәрләр сафында. Республикада беренчеләрдән булып, IT-паркы белгечләре өчен беренче күп фатирлы йорт ишекләре дә Чаллыда ачылды. Йортны сафка кертү уңаеннан оештырылган тантаналы чарада Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов та катнашты.

Фән һәм техника өлкәсендә заманча технологияләрне үзләштерү, яңа проектларны тормышка ашыру белән шөгыльләнүче югары квалификацияле белгечләр өчен уңайлы эш шартлары тудыру белән беррәттән, торак белән тәэмин итү дә иң мөһим бурычларның берсе итеп куелды. Бик тиз арада 118 фатирлы ун катлы йорт сафка басты. IT-парктан бераз гына читтәрәк, Җиңүнең 40 еллыгы урамында урнашкан әлеге матур йортны Татарстан Республикасы Дәүләт торак фонды төзеде. Бу йорттагы фатирлар яшәүчеләр милкенә тапшырылмый, ә арендага - беренче чиратта, Чаллыга читтән килгән IT-тармак белгечләренә бирелә. Яңа торак башка йортлардан югары технологик үзенчәлеге белән дә аерыла. Әйтик, йозаклар гадәти ачкыч белән түгел, ә карточка яисә бармак эзеннән ачыла.

Яңа йортны сафка бастыру тантанасында ясаган чыгышында Рөстәм Миңнеханов: "IT-парк - үзенчәлекле кешеләр өчен үзенчәлекле мохит ул. Әлеге категориягә караган белгечләрне безнең төбәктә, безнең республикада эшләргә җәлеп итәргә кирәк, шул исәптән, башка шәһәрләр һәм төбәкләрдән. Һәм без, бирегә "айтишниклар" килсеннәр һәм яшәсеннәр дип, хезмәткәрләргә йорт төзергә булдык", - диде. Ул яңа йорттагы фатирларны карап чыкты һәм анда алга таба яшәүчеләр белән аралашты.

Чаллы җирлегендә тагын бер өр-яңа проект тормышка ашты. "Әлеге йорт республиканың арендалы торак төзүдә әле беренче генә тәҗрибәсе, беренче карлыгачы. Алга таба мондый йортлар Иннополиста, Казанда, "Алабуга" МИЗ янында төзеләчәк. Бу чакырылган белгечләрне торак белән тәэмин итүнең уңай һәм нәтиҗәле ысулы булыр, дип өметләнәм", - дип белдерде Татарстан Президенты. Чыннан да, заманча казанышларны каяндыр, чит илдән миллиардлаган суммаларга сатып алганчы, үзебезнең талантларны үстерү, аларга иҗат итү, фәнни ачышлар белән шөгыльләнү өчен шартлар тудыру - бик тә вакытлы гамәл һәм, иң мөһиме, илебезнең сәяси һәм икътисади тотрыклылыгын тәэмин итүгә юнәлтелгән иң уңышлы проектларның берсе.

Рөстәм Миңнеханов эш сәфәре кысаларында С.Титов исемендәге Чаллы катыргы-кәгазь комбинатында катыргы чыгару буенча яңа линия белән дә танышты.

Заманча җиһазландырылган линияне сафка бастыру коллективка 1,5 млрд сумга төшкән һәм, иң мөһиме, комбинатның үз хисабына башкарылган. Бу - комбинат тарихында иң эре инвестицияле проект. Модернизацияләү нәтиҗәсендә, машинаның җитештерү темплары минутына 470 метрдан 600 метрга кадәр арткан. Катыргы һәм кәгазь җитештерү елына 20%ка - 157 мең тоннадан 190 мең тоннага кадәр артачак, көтелгән табыш күләме 1 млрд сум (+16%) булыр дип фаразлана.

Комбинатта Татарстан Президентын модернизацияләнгән линиянең эшчәнлеге белән таныштырдылар. Предприятие ай саен 22 мең тонна икенчел чимал эшкәртә. Чаллы чималын Красноярскидан алып Мәскәү предприятиеләренә кадәр куллана. Гофротара фабрикасындагы җитештерү линияләренең камиллеге дә Президентта уңай тәэсир калдырды.

Завод идарәсе бинасы янында Рөстәм Миңнеханов комбинатның беренче директоры Сергей Титов бюстына чәчәк бәйләме салды. "Бүген без модернизация нәтиҗәләрен карап чыктык. Шуны әйтәсем килә: Сергей Павлович менә дигән нигез салган һәм аның эшен лаеклы итеп дәвам итәсез. Предприятиегез эшләп торганга, киләчәккә үсеш планнары булганга мин бик тә шат", - диде ул.

Татарстан Президенты шулай ук "КАМАЗ" футбол клубының күнегүләр үзәгендә һәм "КАМАЗ" ААҖ стадионында булды. Чаллы шәһәрендә футболны үстерү мәсьәләләре буенча киңәшмә дә уздырды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X