Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Ренат Харис депутатларны, газета-журналларны дөрес терминнар кулланырга өндәде

Әгәр терминологияне үз көенә җибәрсәк, һәркем үзенчә шәрехләсә, бу бөтен дәүләткә бәла китерәчәк, дип саный ул.

ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары (1995-1999 еллар), парламент депутаты булган халык шагыйре Ренат Харис һәр районнан депутатларны, газета-журналларны дөрес терминология кулланырга өндәде. Бу хакта ул "Республика Конституциясе - бүгенге Татарстанның уңышлы үсеш фундаменты” темасына түгәрәк өстәл утырышында ясаган чыгышында әйтте.

"Без бөтен терминологияне җыеп, сүзлек төзедек, иҗтимагый-сәяси, фәлсәфи, юридик терминнар сүзлеген бөтен районнарга, оешмаларга тараттык. Бу сүзлек бар, ләкин аның буенча бар кеше дә эшләми. Һәр районнан депутатлар, газета-журналлар нәкъ менә шул терминологиядән куллансыннар иде дим", - ди Ренат Харис.

Ул Татарстан Конституциясенең башта рус телендә кабул ителгәнен, аннары татар теленә тәрҗемә ителгәнен искәртте. Аның сүзләренчә, беренче тәрҗемәдә совет чоры терминологиясе буенча төгәлсезлекләр күп булган.

"Әгәр бездә ике дәүләт теле, судлар ике дәүләт телендә эшли икән, ә Конституция, законнарның рус һәм татар вариантлары тәңгәл килмәсә, ералаш килеп чыгачак. Шуңа күрә парламентта идентификацион комиссия булдырылды. Мин ике чакырылыш шул комиссия җитәкчесе булдым. Бу мөһим орган дип уйлыйм. Терминология безнең тормышта зур роль уйный", - ди Ренат Харис.

Ул, әгәр терминологияне үз көенә җибәрсәк, һәркем үзенчә шәрехләсә, бу бөтен дәүләткә бәла китерәчәк, дип саный. "Комиссия булдырылгач, без һәр законны җентекләп тәңгәлләштердек. Республика Президенты идентификацион комиссия резолюциясе булмыйча законны имзаламый иде", - дип искә алды Ренат Харис.

Ул, шулай ук, үзенең ТР Президент каршында юридик совет әгъзасы булганын искәртте. Дәүләт символлары һәрвакытта да дөрес эленмәвен, дөрес кулланылмавын әйтте. "Мондый әйберләр күзәтелгән булырга тиеш", - диде.

 

 

 

 

 

https://tatar-inform.tatar/news/2019/11/06/196518/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев