Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Ришвәтчелек кими

Татарстан Президенты каршындагы коррупциягә каршы тору буенча совет утырышында яңгыраган мәгълүматларга караганда, Казан, Чаллы шәһәрләре, Азнакай, Әлмәт, Чүпрәле, Зәй, Лениногорск, Түбән Кама, Нурлат, Чирмешән районнары мәгариф учреждениеләренең 24 җитәкчесе һәм хезмәткәре, башлангыч һәм урта һөнәри белем бирү оешмаларының 7 вәкиле җәзага тартылган. Ришвәтчелек темасына уздырылган быелгы сораштыру барышында татарстанлыларның 40...

Татарстан Президенты каршындагы коррупциягә каршы тору буенча совет утырышында яңгыраган мәгълүматларга караганда, Казан, Чаллы шәһәрләре, Азнакай, Әлмәт, Чүпрәле, Зәй, Лениногорск, Түбән Кама, Нурлат, Чирмешән районнары мәгариф учреждениеләренең 24 җитәкчесе һәм хезмәткәре, башлангыч һәм урта һөнәри белем бирү оешмаларының 7 вәкиле җәзага тартылган. Ришвәтчелек темасына уздырылган быелгы сораштыру барышында татарстанлыларның 40 проценттан артыгы республикада көнкүреш коррупциясе элеккеге дәрәҗәдә үзгәрешсез кала бирә, дип белдергән. Шулай да соңгы өч ел эчендә Татарстанда ришвәтчелек күренеше күпкә кимеде дип санаучылар саны 1,5 мәртәбә арткан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X