Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Россиядә коронавирус белән авырган тагын дүрт кеше сәламәтләнде

Хәзерге вакытта илдә әлеге авыруны йоктыруның 199 очрагы теркәлгән.

Россиядә коронавирус белән авыручы тагын дүрт кеше сәламәтләнгән. Шулай итеп, Covid-19 вирусын җиңгән кешеләрнең саны тугызга җитте. Бу хакта «Стопкоронавирус.рф» порталында хәбәр ителә. Коронавирус белән бәйле бөтен мәгълүмат шушы сайтта тупланып бара.

Россиядә соңгы тәүлектә коронавирус белән тагын 52 кеше авыруы ачыкланган, хәзер әлеге күрсәткеч 199га кадәр арткан.

Татарстанда да бу авыруның бер очрагы теркәлгән. Ул республикага килгән Франция гражданинында ачыкланган. «Зенит-Казан» волейболчысы Эрвин Нгапет Covid-19 вирусына тапшырган анализларының уңай булуы турында сөйләде.

 

 

Татар-информ

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев