(Казан, 5 май, "Татар-информ"). Стратегик эшләнмәләр үзәге (ЦСР) җитәкчесе, Россиянең финанс экс-министры Алексей Кудрин пенсия яшен арттыру исәбенә тотрыклы пенсия системасын булдыру тәкъдиме белән чыккан. Бу хакта "Ведомости" яза.
2035 елга кадәр Стратегия кысаларында, 2019 елдан башлап, пенсия яшен хатын-кызларга - 63, ир-атларга 65 яшькә кадәр озайту тәкъдим ителә.
Әлеге чара Россиядә пенсионерлар санын якынча 4 млн кешегә (9 процентка) - якынча 38,52 млн кеше калырлык итеп киметергә мөмкинлек бирәчәк.
Нет комментариев