Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Сак булыгыз: бозлавык!

Шәһәрдә көчле бозлавык аркасында егылып имгәнүчеләр саны артты. "Атнаның беренче көнендә үк 118 кеше кабул иттек, 10 мартта төшкә хәтле янә 53 кешегә медицина ярдәме күрсәттек", - ди БСМПның травпункт мөдире Марсель Хәкимов. Нигездә, унсигездән алып илле яшькә кадәрге ирләр һәм хатын-кызлар укырга яки эшкә барганда егылып имгәнә. Бозлавык вакытында...

Шәһәрдә көчле бозлавык аркасында егылып имгәнүчеләр саны артты. "Атнаның беренче көнендә үк 118 кеше кабул иттек, 10 мартта төшкә хәтле янә 53 кешегә медицина ярдәме күрсәттек", - ди БСМПның травпункт мөдире Марсель Хәкимов.

Нигездә, унсигездән алып илле яшькә кадәрге ирләр һәм хатын-кызлар укырга яки эшкә барганда егылып имгәнә. Бозлавык вакытында табиблар түбәндәге киңәшләрне тотарга өнди:

- Дөрес аяк киеме сайлау мөһим. Мастерскойларда аның табан астын таймаслык итеп ясатырга да була. Ә өй шартларында исә аяк киеменең астына наждак кәгазе яки лейкопластырь ябыштыру да файдага булыр. Аяк киеменең биек үкчәлеләрен кимәскә тырышыгыз.

- Тайгак юлдан барганда бөтен табаныгызга басып, аягыгызны тездән йомшартып, җиргә карап атлагыз. Егыла башласагыз, чүгәләп калыгыз.

- Тигез урында егыласыз икән, башыгызны җилкәгә таба тартыгыз, терсәкләрегезне ян якка таба кысыгыз, аркагызны турайтыгыз, аягыгызны җиңелчә генә бөгегез. Иң кулае - ян якка (кулыгызны алга сузган хәлдә түгел) егылыгыз.

- Егылган очракта иягегезне күкрәгегезгә таба кысыгыз һәм кулларыгызны җәегез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев