Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Салаватның ачуын чыгарганнар

Салават Фәтхетдинов журналистлар белән очрашуда"Үзгәреш җиле" проектына карата ризасызлыгын Татарстан президентына җиткерәчәген белдерде: - Татар теленнән, татар кыйбласыннан читкә киттек: чишенеп аттык, җырлар икенче, көйләр икенче. Шуңа президент эче пошып министрлыкка, халыкка мөрәҗәгать итте. Әмма президент канәгать түгел дип мондый форматтагы әйбер эшләп кенә проблемны хәл итеп булмый. Әгәр татар...

Салават Фәтхетдинов журналистлар белән очрашуда"Үзгәреш җиле" проектына карата ризасызлыгын Татарстан президентына җиткерәчәген белдерде:

- Татар теленнән, татар кыйбласыннан читкә киттек: чишенеп аттык, җырлар икенче, көйләр икенче. Шуңа президент эче пошып министрлыкка, халыкка мөрәҗәгать итте. Әмма президент канәгать түгел дип мондый форматтагы әйбер эшләп кенә проблемны хәл итеп булмый. Әгәр татар җыр сәнгатенең юлы турыга икән, без сулга, "Үзгәреш җиле" уңга китте. Ә турыга бармагач, уңга-сулга китүдән ни файда: үзгәреш юк бит.
Җырлаштырып йөргәннәрне җыеп алдылар да, урыслардан режиссура куйдырдылар. Мәскәүдән, Петербургтан килеп, татарны татарча җырларга өйрәткән кешене күргәнем юк иде әле.

Салаватны "Үзгәреш җиле"нә чакырмаганнар, алай гына да түгел, хәтта тамашаны оештырганда киңәшләшмәгәннәр дә. Ул якын арада 28 ел дус булган Татарстан президентына "Үзгәреш җиле" турындагы ризасызлыкларын әйтмәкче.

- Замана үзгәрде. Безнең әбиләргә дә хәзер татар моңы кирәкми. Аларга Elvin Grey кирәк. Мин шаккатам моңа. Бу замана агышы, мәгънәсезлек, әллә татардан качу микән, аңламыйм", дигән Салават.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев