Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Сынаулар арта

ТР Министрлар Кабинетында узган чираттагы брифингта ТР Премьер-министры урынбасары-мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов быелдан мәктәптә имтиханнар саны артырга тиешлеген белдерде. Беренчесе - 4нче сыйныфтан соң. Гадәттәгечә, 9нчылар - дәүләт йомгаклау аттестациясе, 11нчеләр бердәм дәүләт имтиханнары тапшыра. "Математика фәнен, инглиз телен, рус, татар телләрен балалар яхшы үзләштерергә тиеш. Шул күзлектән...

ТР Министрлар Кабинетында узган чираттагы брифингта ТР Премьер-министры урынбасары-мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов быелдан мәктәптә имтиханнар саны артырга тиешлеген белдерде.

Беренчесе - 4нче сыйныфтан соң. Гадәттәгечә, 9нчылар - дәүләт йомгаклау аттестациясе, 11нчеләр бердәм дәүләт имтиханнары тапшыра. "Математика фәнен, инглиз телен, рус, татар телләрен балалар яхшы үзләштерергә тиеш. Шул күзлектән без әле 5-7нче сыйныфларда да уку елы ахырында кайсыдыр формада имтихан, тестлар алачакбыз. Бу балаларның белем дәрәҗәсен ачыклау өчен кирәк", - ди министр.

Үткән уку елындагы БДИда рус теле, әдәбияты һәм математика фәннәре буенча имтихан материалларыннан җавап вариантлары булган "А" пункты биремнәре төшереп калдырылган иде. Быел башка фәннәр буенча да БДИның әлеге өлеше юкка чыгарылачак.

Аттестатлы булу өчен мәктәп укучысына рус теле һәм математикадан БДИ бирү зарур. Быел чыгарылыш сыйныф укучылары өчен математика буенча имтихан төп һәм профильлегә бүленә. Алдагы тормышында математика кирәк булмаячак дип уйлаучылар математикадан төп имтиханны сайлый ала. Алга таба профильле белем алырга теләүчеләргә икенчесен сайларга кирәк була. БДИга мондый үзгәреш кертүне чыгарылыш сыйныф укучылары хуплап каршылый. "Төгәл фәннәр белән дуслыгым бик юк. Тырышып кына дүртлегә укып барам. Математикадан имтиханның җиңелрәк вариантта булуы мине шатландырды. Чөнки мин югары белемне гуманитар юнәлештә алырга уйлыйм", - ди унберенче сыйныфта укучы Римма.

Чит телдән дә имтихан формасын сайлау мөмкинлеге бар. 80 балл җыю өчен язмача имтихан тапшыру да җитә. Югарырак нәтиҗәгә ирешергә теләүчеләр телдән дә имтихан тапшыра ала. Бу очракта аларга чит телдән ике көн имтихан тапшырырга туры килә.

Быел математика буенча баллар 24тән 27гә кадәр арттырылган. Чит телләр буенча - 20дән 22гә, җәмгыять белеме буенча 39дан 42гә күтәрелгән. Калган фәннәр буенча үзгәрешләр юк: рус теле, физика, химия, биологиядән минималь балл - 36, информатика һәм ИКТдән - 40, тарих һәм әдәбияттан - 32, географиядән - 37 балл.

1 февральгә кадәр Татарстанның чыгарылыш сыйныф укучылары нинди фәннәрдән БДИ тапшырачакларын ачыклап, гариза тапшырырга тиешләр. 11нче сыйныф укучылары - үз мәктәпләрендә, элекке елларда мәктәпне тәмамлаган кешеләр, башлангыч һәм урта һөнәри белем учреждениеләрендә укучылар, чит ил гражданнары БДИ тапшыру өчен муниципаль һәм төбәк мәгариф идарәләренә гариза бирергә һәм теркәлү үтәргә тиеш.

Имтиханнарның алдан бирү этабы 23 марттан 24 апрельгә кадәр, төп этап - 25 майдан 26 июньгә кадәр.

Якынча мәгълүматларга караганда, чит телләр буенча имтиханны 285 укучы тапшырырга теләк белдергән. Шуларның 268е инглиз теле өйрәнүчеләр. Мәгариф идарәсе белгечләре Чаллы укучыларының чит телдән имтиханда югары баллга омтылуларын белдерәләр. Чит тел буенча имтиханны сайлаучыларның 91 проценты сынауны телдән бирергә теләк белдергән.

Мәгариф министры әйтүенчә, быел имтихан тапшыручы һәр укучы металлодетектор аша үтәчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев