Чулпан Сабирова: «Берьюлы 18 ипи салдым»
Язмаларда - язмыш

Чулпан Сабирова: «Берьюлы 18 ипи салдым»

Шәһәр тормышын авфылга алыштырган өч бала әнисе декрет ялында ипи пешерү белән мавыга башлаган.

Октябрь аенда Халыкара авылда яшәүче хатын-кызлар көне билгеләп үтелә. Шул уңайдан социаль челтәрләребездә укучыларыбызга «Кем турында язуыбызны теләр идегез?» дигән сорау белән мөрәҗәгать иттек. Заһирә Әхкәметдинова комментарийларда Тукай районының Боерган һәм Колыш авылларында яшәүче, «Шәһри Чаллы» газетасын даими укып баручы берничә хатын-кызның исемен атады. Тиздән без аларның берсе – биш ел элек тормыш иптәше белән шәһәрдән авылга күченеп кайткан, өч малай тәрбияләүче һәм декрет ялында ипи пешерү серләренә төшенгән Чулпан Сабирова белән очраштык. Аның тәмле икмәкләре һәм авыл тормышы белән таныштык.

Без килгәндә Чулпанның өстәлендә күпереп пешкән, берсеннән-берсе тәмле күренгән дистәдән артык ипи тезелеп тора иде. Монда балачактан таныш түгәрәк авыл икмәге дә, шакмаклы ипи дә, чиабатта да, граненброт та, хуш исле, мамыктай йомшак, татлы синнабоннар да бар.

Чулпан боларның барысын да безне көтеп, махсус әзерләгән. Чөнки социаль челтәрләрдәге укучыларыбызны ипи пешерергә өйрәтүен сораган идек. Рецептларын адымлап видеога төшердек. Пешкән икмәкләрнең хуш исе таралган өстәл янында Чулпан үзе, гаиләсе һәм авыл тормышы турында да сөйләде.

– Миңа 33 яшь, тумышым белән Минзәлә районының Иске Байлар авылыннан. Тормыш иптәшем Альберт – Актаныш районыннан. Ул мәктәптә укыганда аларның гаиләсе Боерган авылына күченеп килгән. Башта Чаллыда фатир арендалап яшәдек, шунда ике улыбыз туды. Хәзер Солтанга – 6, Ханга 4 яшь.

Иптәшемнең әнисе инде күптәннән вафат, әтисе Илгиз: «Каршыда гына өй саталар, кайтасыгыз килмиме?» – дигәч, кайтып карадык. Газы, суы кергән. Авыл зур, мәктәп тә, балалар бакчасы да, клуб та, кибетләр дә бар, фельдшерлык пункты эшли башлады, табигате матур – якында гына Түбән Кама сусаклагычы җәйрәп ята.

Күпләр шәһәргә йөреп эшли, иптәшем исә кешеләргә мунчалар сала. Үзем дә авыл кызы булгач, эштән курыкмыйм, күп нәрсәгә ияләшәсең. Баштарак: «Озак тормыйбыз», – дип уйласам да, хәзер шәһәргә китәсем килми. Дүрт ай элек тагын бер улыбыз – Асман туды. Ни генә дисәң дә, авылда яшәү яхшырак: тыныч, һавасы чиста, балалар рәхәтләнеп уйнап үсәләр, – ди ул елмаеп.

Беренче декретка чыккач, Чулпан тортлар, зефирлар, кекслар, төрле кондитер эшләнмәләре пешерә башлый. Аннары интернетта кызыклы видеога тап була. Анда ипи салырга өйрәтәләр. Шул рецептны сынап карарга була. Башта килеп чыкмый, «беренче белен төерле була» дип көлеп искә ала ул. Тик эшли-эшли остара.

Хәзер гаиләсенә дә пешерә, заказга сораучыларны да сөендерә – бервакыт аңа командировкага китүчеләр өчен берьюлы 18 ипи салырга туры килә. Башкалар белән тәҗрибәсен уртаклашырга да әзер ул.

– Сораучылар бар, миңа да өйрәт әле, дип. Сөйли башлыйм да: «О-о, озак икән», – диләр. Бөтен кешенең дә түземлеге җитми. Ә бу эштә ул бик кирәк. Иң элек ипи тәмле, сәламәтлек өчен файдалы булсын өчен камырга чүпрә түгел, ачыткы (камыр башы) салырга кирәк. Аны үзең чыгарасың. Мин ике ел элек видеодан карап өйрәндем.

Беренче төр ачыткы өчен, мин аны «сыек» дип атыйм, арыш оны белән суны кушып, җылыда тотасың. Аннары ул ачый һәм аңа акрынлап бөртекле (цельнозерновой) бодай оны кушасың. Әзер булганчы 7-10 көн кирәк. Аны кушып пешергән ипидән әчкелтем тәм килә. Күп кеше аны «балачак тәме» дип яратып ашый. Безнең гаиләгә дә мондый камыр ризыклары күбрәк ошый.

Икенче төрле ачыткыны, «куесын», су, алма кабыклары һәм виноградтан ясадым. Җимешләр салынган су 3-4 көн торгач, аны сөзеп, он өстибез. Бу ачыткычны чыгару җайлырак, аңа 4-5 көн җитә. Аны кушып пироглар пешерәм.
Ачыткы суыткычта саклана. Аны вакыт-вакыт «ашатып», ягъни он салып торырга кирәк.

Ә инде ипи пешерер өчен аны бүлмәгә чыгарып, күтәрелгәнен көтәбез («куе» ачыткы өчен 3 сәгать, «сыегы»на 4-5 сәгать), аннары он, су өстәп, камыр изәбез дә тагын 3 сәгатькә калдырабыз, аннары 2 сәгать буе баскалап торабыз да төнгә суыткычка куябыз, иртән духовкада пешерәбез. Барысына бер тәүлек, ягъни 24 сәгать китә. Ингредиентлар исә без куллана торган гади ризыклар – он, су, тоз. Әңгәмәдәшем ипи өчен махсус он сайламый икән. Дөрес, «сыек» ачыткы өчен күбрәк аксымлысын (12-14 процентлы) куллана.

Ипинең уңуы нәрсәдән күренә? Ул кетердәп тора. Камыр өстендәге кисеп ясалган бизәкләре пешкәч, «ачыла». Кул белән кысып, аннары җибәрсәң, ипи яңадан кабарып, үз хәленә кайтырга тиеш. Эче тигез пешкән, тишекле була. Моңа ирешер өчен технологиянең дөрес үтәлүе һәм төгәллек кирәк.

– Укыган һөнәрем буенча мин фармацевт, төгәллек шуннандыр. Ипи күтәрелсен өчен һәр ингредиентның күләме төгәл булырга тиеш. Кайбер кеше чама белән сала, мин алай булдыра алмыйм. Бар әйберне үлчәү белән эшлим, – дип уртаклашты ул.

Чулпанның бармакларында йөзек-балдаклары, лак юклыгына игътибар иттем. Маникюрга исе китми, тырнакларны үстерергә үзе яратмый икән, бу камыр басканда да, кечкенә бала белән чисталык ягыннан да уңайлы. Шулай да бу очрашуда иң күңелгә кергәне – яшь, акыллы, уңган хатын-кызның шактый катлаулы шөгыленнән дә тәм, рәхәтлек табып, канәгать булып яши белүендәдер.


Нет комментариев