Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Татарстан Дәүләт Советы депутаты үз теләге белән хәрби операциягә китте

Бу хакта аның дусты хәбәр итте.

Мамадыш округыннан ТР Дәүләт Советы депутаты Марат Галиев үз теләге белән махсус хәрби операциягә китте. Ул Донецкидагы ирекле хәрби отряд белән контракт төзегән. Бу хакта аның дусты, "Имеральд" компаниясе генераль директоры Сергей Пашков хәбәр итте. 

Марат Галиев җәмәгатьчелеккә сәнәгать калдыклары белән эш итү буенча операторлар Ассоциациясе рәисе һәм берничә бизнес оештыручы буларак та таныш. Моңарчы ул хәрби операциядә катнашучыларга даими рәвештә ярдәм итеп торган. Медикаментлар, техника, кием-салым һәм җиһазлар сатып алуга 20 млн сум акча сарыф итүе билгеле.

47 яшьлек депутат өйләнгән, ике улы бар. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев