Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Татарстанда кибеттә һәм җәмәгать транспортында битлек кимичә йөрү тыела

Татарстан Министрлар Кабинеты коронавируслы инфекциягә каршы көрәш буенча чаралар турында карарга өстәмәләр кертте.

20 апрельдән башлап Татарстан кешеләре кибеттә һәм җәмәгать транспортында медицина битлеге яки респиратор киеп йөрергә тиеш. Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин шул хактагы карарны имзалады. Әлеге документ Татарстан Хөкүмәте сайтында чыкты.

«Гражданнарга 2020 елның 20 апреленнән башлап санитария-эпидемиология шартлары яхшырганга кадәр сәүдә һәм хезмәт күрсәтү объектларына кергәндә һәм анда булганда, җәмәгать транспортында булганда шәхси саклану чарасы (маска, респиратор) кулланмау» [тыела], диелә бу документта.

Чыганак: Татар- информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев