Татарстанда коронавирус йоктыруның 87 яңа очрагы расланды
Бүген Татарстанда коронавирус йоктыруның 87 яңа очрагы расланды. Россиядә тәүлек эчендә 10 028 кеше чирли башлаган.
3 очрак читтән килгән, 84 - моңарчы авыручылар белән элемтә нәтиҗәсендә булган. 31 кеше хастаханәгә озатылган, 56 кеше өйдә дәвалана (чир аларда җиңелчә яки симптомсыз формада уза).
Яшь төркемнәре буенча:
18 яшькә кадәр - 6
18 дән 30 га кадәр - 13
30дан 50 - 25
50 дән 60 - 21
60 тан 70 кә кадәр - 20
70 тән 80 - 0
80нән 90 - 2
90нан өлкәнрәк- 0
Чирнең география буенча бүленеше:
1.Казан - 43
2.Чаллы - 1
3.Апас - 20
4.Балтач - 1
5.Буа - 1
6.Биектау районы - 3
7.Яшел Үзән - 5
8.Кама Тамагы - 1
9.Кукмара - 1
10.Лаеш - 2
11.Түбән Кама - 9
Барлыгы 13 майга булган мәгьлүматларга караганда, Татарстанда COVID-19ның 1919 очрагы теркәлгән. Барлык чор буенча 740 кеше ( соңгы тәүлектә 100) тернәкләнгән.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев