Яңалыклар тасмасы

Түбән Кама урманында хатын-кыз мәете табылган

Түбән Кама районының Кызыл Чишмә урманында хатын-кыз мәете табылган. Фаразлар буенча, ул үз-үзенә кул салган булырга мөмкин.

Хатын-кызга  40-45 яшь чамасы. Хәзер оперативниклар һәлак булучының шәхесен билгеләү белән шөгыльләнә. Аның өстендә соры футболка, кара-зәңгәр спорт костюмы һәм соры кроссовка булган. Әлеге кеше турында мәгълүматы булган ТүбәнКама халкының 8-937-773-97-57 яки 02 телефоннарына шалтыратуларын сорыйлар.

 

Чыганак: Ватаным Татарстан

Тагы да кызыклырак яңалыклар, фото һәм видеолар «Шәһри Чаллы»ның MAX каналында (язылыгыз). 


Нет комментариев