Бүген иртән бердәм 112 номерына урман полосасы янында пакетта киселгән ир-ат башы табылган.
Коточкыч вакыйга Түбән Камада булган. Шәһәрнең ntr-24.ru басмасы хәбәр итүенчә, куркыныч табылдыкка этен урамда йөрткән кеше тап булган. Пакетны ачкан түбән камалы шунда ук бердәм диспетчерлык хезмәтенә шалтыраткан. Хәзер әлеге факт буенча тикшерү бара.
Чыганак: Матбугат.ру
Нет комментариев