Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Төп канунга – 21 ел

Бүген, 12 декабрьдә Россиядә илнең төп кануны - Конституция кабул ителүгә 21 ел тулды. Яңа Россиянең күтәрелеш чорында кабул ителгән Төп законы Кеше хокукларын һәм ирекләрен иң зур хәзинә дип игълан итте. Конституция дәүләтебезнең демократик тәртибен, сәяси һәм икътисадый нигезен билгеләде, чын федерализмның һәм җирле үзидарәнең үсеш юлларын күрсәтте. Билгеләнгән...

Бүген, 12 декабрьдә Россиядә илнең төп кануны - Конституция кабул ителүгә 21 ел тулды.

Яңа Россиянең күтәрелеш чорында кабул ителгән Төп законы Кеше хокукларын һәм ирекләрен иң зур хәзинә дип игълан итте. Конституция дәүләтебезнең демократик тәртибен, сәяси һәм икътисадый нигезен билгеләде, чын федерализмның һәм җирле үзидарәнең үсеш юлларын күрсәтте. Билгеләнгән принциплар илнең икътисадый, мәдәни куәтен уңышлы гамәлгә ашыру, гражданнар арасында татулыкны һәм җәмгыятьтә үзара аңлашуны саклап калу өчен ныклы нигез булды.

Шушы еллар эчендә республикабыз да социаль-икътисадый һәм иҗтимагый-сәяси үсештә шактый уңышларга иреште. Бездә ышанычлы хокукый база булдырылды, аның нигезендә авыл хуҗалыгы комплексы эзлекле рәвештә алга бара, мөһим социаль программалар гамәлгә ашырыла. Яңа технологияләр Татарстан тормышының барлык өлкәләренә дә актив үтеп керә, гражданнарыбызның интеллектуаль, фәнни һәм иҗади куәтен тулысынча ачу өчен, төрле милләт һәм дин вәкилләренең татулыгын, күршеләр арасындагы чын дуслыкны саклау һәм ныгыту өчен тиешле шартлар тудырыла.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев