Тукай районында пенсионер хатын янып үлде
Ире исән.
Кнәз авыл хуҗалыгына караучы «Ягодка» бакчачылык ширкәтендә фаҗига булды. Ике катлы йортка ут капты. Коткаручылар әйтүенчә, сәбәбе тәмәке төпчегендә.
Иң беренче челтәр яна башлый. Өйдә 72 һәм 73 яшьлек ирле-хатынлы булалар. Янгын чыккач, ир-ат ярдәм сорап чыгып йөгерә, хатыны өйдә кала. Килүенә ут беренче катны чолгап алган була. Ул тормыш иптәшен коткармакчы була, әмма газ баллоны шартлап, өй диварлары җимерелә. Коткаручылар килгәнче хатын-кыз җан бирә. Иренең тәне пешә, аны хастаханәгә озаталар.
Йорт тулысынча янып беткән. Ул иминиятләштерелмәгән булган.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев