Витаминлы, махмыр булдырмый торган сыра чыккан
Яңалыклар тасмасы

Витаминлы, махмыр булдырмый торган сыра чыккан

Урал федераль университеты химиклары яңа сыра рецепты уйлап тапкан.

Урал федераль университеты химиклары яңа сыра рецепты уйлап тапкан.

Галимнәр чүпрә сыйфатларын, режимны, температураны, шартларны үзгәртеп, махмыр булдырмый торган, витаминлы сыра уйлап тапкан.
Бу сыраны әзерләгәндә белгечләр кудзу тамырлары экстрактын һәм хлорелла суүсемнәрен кулланырга да исәпли. Алар алкогольнең токсик йогынтысын киметә.

Вузда аңлатуларынча, мондый сыра эчкән кеше антиоксидант һәм антиканцероген сыйфатларга ия файдалы витаминнар һәм минераллар ала. Аның махмырдан башы авыртмаячак, имеш...

 

https://kiziltan.rbsmi.ru/articles/obchestvo/vitaminly-makhmyr-buldyrmyy-torgan-syra-chykkan/

Тагы да кызыклырак яңалыклар, фото һәм видеолар «Шәһри Чаллы»ның MAX каналында (язылыгыз). 


Нет комментариев