Аның берсе кофега кагыла.
Кайбер азык-төлек җитештерү һәм сату кагыйдәләре үзгәрә, миграция законын бозучыларга җәза чаралары кырыслана.
Эри торган каһвәгә яңа ГОСТ кертелә. Төп яңалык: «растворимый кофе» һәм «кофейный напиток» төшенчәләре төгәлләштерелгән. Яңа ГОСТта эри торганының кыздырылган каһвә сыгынтысыннан гына торырга тиешлеге билгеләнгән. Ә каһвәле эчемлекнең тәме, исе һәм рәвеше буенча каһвәгә охшаш коры продукттан гыйбарәт булуы, аңа үсемлек чималы (цикорий, арпа, арыш), сөт компонентлары, шикәр комы кебек ингредиентларның да өстәлергә мөмкин булуы күрсәтелгән.
3 ноябрьдән чит илдән килүчеләргә штрафлар салу һәм аларны, безгә кабат килү хокукыннан мәхрүм итеп, үз илләренә кайтарып җибәрү күздә тотылган 45 маддә (Административ хокук бозулар турында кодекста) гамәлгә керә. Моңа кадәр 21 маддәдә илдән куу каралса, хәзер аларның саны ике тапкыр диярлек арткан. Моннан тыш мигрантларны вак-төяк хулиганлык, полиция хезмәткәренә буйсынмау, хакимият белән килештерелмәгән акциядә катнашу, җәмәгать урынында наркотиклар куллану өчен дә, кабат килү хокукыннан мәхрүм итеп, өйләренә озатачаклар.
Нет комментариев