Юл-транспорт һәлакәтеннән соң ел ярым вакыт узгач хөкем карары чыкты.
Чаллы суды 25 яшьлек йөртүче кыз Диана Н.га карата хөкем карары чыгарды. Диана юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозу, саксызлык аркасында кешенең сәламәтлегенә авыр зыян китерү турындагы резонанслы җинаять эше буенча гаепле дип табылды.
Аңа ике елга иреген чикләү, шулай ук ике елга автомобиль белән идарә итү хокукыннан мәхрүм итү рәвешендә җәза билгеләнде. Судья мәҗбүри чикләүләрне игълан итте. Аңа яшәү урынын үзгәртмәскә, шәһәр читенә чыкмаска, массакүләм чараларда катнашмаска һәм җинаять-башкару инспекциясенә даими теркәлү өчен килеп йөрергә кирәк.
Әлеге коточкыч һәлакәттән зыян күргән Айлинә гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Чаллыдагы көллиятендә коткаручы һөнәренә укыган. Хәзер аңа 19 яшь. Ул I төркем инвалид, инвалид арбасында хәрәкәт итә һәм яңадан йөрергә, язарга һәм сөйләшергә өйрәнү өчен реабилитация уза.
Аның әнисе Альбина белән элемтәгә кереп суд карары турындагы фикерләрен сораштым.
«Без суд карары белән килешәбез: гаепле кеше закон буенча, ташламаларсыз җәза алырга тиеш. Мине бу хатын-кызның битарафлыгы гаҗәпләндерде. Утырышларда ген янымда утырды, ләкин беркайчан да гафу үтенмәде, ярдәм тәкъдим итмәде. Ул бөтенләй гаепсез кеше кебек кыланды. Хөкем карары белән килешмичә, апелляциягә бирүе мине тагын да гаҗәпләндерде. Сүз юк», – диде ул.
Аппеляцияне 17 ноябрьдә Татарстан Югары суды карый.
Гатауллиннар гаиләсе исә балаларын аякка бастыру өчен тырыша. Айлинәнең башына тагын операция ясарга тиешләр иде. Әмма Мәскәү янындагы бер үзәктә тернәкләнү узганда кызга ашыгыч рәвештә сукыр эчәгенә операция ясатырга туры килде.
Шул һәм финанслар җитмәү сәбәпле тернәкләндерү курслары да, операция тукталып торды. 1,5 ел баласын күтәрү Альбинаның сәламәтлегенә дә зыян салган. Чәршәмбе көнне аңа да операция ясыйлар.
Нет комментариев